Сезне Россия эшкуарлары көне белән җылы һәм ихлас котлыйм! Бүген без зур тырышлык һәм үҗәтлек, үз инициативалары һәм чын энтузиазм белән икътисади киңлекне үзләштерүче, тормышыбызның төрле өлкәләрендә үзләрен күрсәткән кешеләрнең хезмәтен хөрмәтлибез. Әлеге бәйрәм -мөстәкыйль, җаваплы, иҗатчыл, иң мөһим бурычларны хәл итүдә рисклардан курыкмаган кешеләрнең бәйрәме. Хәзерге икътисадны кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шәхси эш алып бару җиңелләрдән түгел, ләкин бик мөһим хезмәт. Бизнес өстәмә эш урыннары булдыра, бюджетка салымнар түли, инвестицияләр җәлеп итә, район үсешенә һәм күп кенә социаль проблемаларны хәл итүгә үз өлешен кертә. Җаваплылыгыгыз, активлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз, хезмәттәшлек итүегез һәм чараларны уздыруда ярдәм итүегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барлык планнарны һәм идеяләрне тормышка ашыруда уңышлар, ышанычлы эшлекле партнерлар һәм туган районыгызны үстерү максатында чәчәк аткан бизнес телим! Сезгә - нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, тотрыклы керемнәр, отышлы килешүләр, уңышлар һәм җиңүләр!
Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.