Ел саен үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Библиосумерки» Бөтенроссия акциясендә катнашалар.

2023 елның 26 мае, җомга

Быел "Библиосумерки-2023" уен формасында “Бергә укыйбыз!» шигаре астында үтте. Чарага коррекция мәктәп-интернатыннан укучылар чакырылган иде, алар «Өйрәнелмәгән дәресләр илендә» квест-уенында бик теләп катнаштылар, «Әдәби викторина» станциясе буйлап мавыктыргыч сәяхәт үттеләр, «Табышмаклы» кроссвордын чиштеләр. "Әдәби кафе"да, чара кунаклары, искиткеч уку дөньясына чумдылар. Ә очрашуның кульминациясе - "Бәхетле номер" лотереясе булды, анда бәйрәмдә катнашучылар призлар яулый алды. Барлык сынауларны лаеклы узгач, күп сорауларга җавап биреп, укучылар татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International