Хөрмәтле чик сакчылары һәм чик буе гаскәрләре ветераннары!

2023 елның 28 мае, якшәмбе

Чик сакчылары көне белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!

28 май - илебездә Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка һәм Россиянең күп гасырлык традицияләренә тугрылыкны гәүдәләндерүче бәйрәмнәрнең берсе буларак билгеләп үтелә. Чөнки ил чикләрен саклау - җаваплы һәм мактаулы миссия, ә сезнең батырлыгыгыз, хәрби бурычка тугрылыгыгыз һәм каһарманлыгыгыз һәрвакытта да Ватаныбыз чикләренең ышанычлы яклау астында булуның нигезе булып тора.

Чик буенда хезмәт итү - ир-егет характерына чын мәгънәсендә ныклык бирә.

Һәм чик буенда хезмәт итү еллары биографиянең якты сәхифәләре булып кала, ә армия дуслыгы традицияләре ветераннар оешмаларында ныклап урнашуы очраклы түгел.

Чик буе гаскәрләре хәрбиләренең барлык буыннарына сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Кыю һәм батыр чик сакчылары бәйрәме һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы узсын!

Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International