Ул «Бергә укыйбыз» дигән бердәм шигарь астында узды. Китапханәгә килүчеләрнең барысын да кызыклы әңгәмә көтә – библиотөн барлыкка килү тарихы белән танышу. Укучылар библиолотода кызыксынып катнаштылар. Һәр дөрес җавап өчен алар карточкалар алды. Библиолото нәтиҗәләре буенча җиңүчегә «Библиография белгече» исеме бирелде. Шулай ук китапханәче “Укытучымы, әллә язучымы?” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды. Анда бөек рус педагоглары К. Д. Ушинский, А. С. Макаренко, В.А. Сухомлинскийның биографияләре, кайда укулары, эшләүләре, ниләр белән дан казанулары яктыртылды. Шулай ук юбиляр-китапларга багышланган «Китаплар бәйрәме» видео-презентациясе күрсәтелде. Китапханәдә "Китапханәгә комплимент" теләкләр дивары әзерләнгән иде, анда барлык кунаклар үз теләкләрен яздылар. Бәйрәм кичәсе ахырында китап укучылар «Могҗиза-агач» супер-акциясенә кушылды, анда алар китапханә янындагы агачка кызыл тасмалар бәйләде.