“Игътибар - балалар!” оператив-профилактик чарасы кысаларында 3 нче балалар бакчасының өлкән төркемнәре тәрбияләнүчеләре «Автокресло - балаларга!» акциясендә катнаштылар.
Балалар беркеткеч җайланманың мөһимлеге турында шигырьләр укыдылар. Педагоглар Тимошина М.А., Мөхәммәтшина Л.И., Маркелова Т.Н. хәрәкәтле уеннар һәм флешмоб оештырдылар, соңыннан әти-әниләргә белешмәлекләр таратылды. «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ бүлекчәсе начальнигы Игнатьева Р.И. юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде.