Урыссу сәнгать мәктәбендә Яшь башкаручыларның «Талантлар күтәрелеше» Бөтенроссия конкурсы уздырыды.
Узган ел әлеге масштаблы конкурс беренче тапкыр үткәрелде һәм төбәкара статуска ия булды, ә хәзер инде конкурс Бөтенроссия конкурсы дип игълан ителде.
Конкурс мәдәният бүлеге һәм район башкарма комитеты ярдәме һәм Балалар сәнгать мәктәбе көче белән оештырылды. Конкурс көнен югары дәрәҗәдә үткәрүгә ирешү өчен мәктәп укытучылары да зур әзерлек эшләре башкарды.
Конкурста Ютазы, Азнакай, Баулы, Туймазы районнарыннан, Октябрьский шәһәреннән, Собханкол, Баулы, Түбән Троицктан, Серафимовка шәһәрләреннән килгән иҗат коллективлары һәм солистлар катнашты. Катнашучылар инструменталь һәм вокаль башкару, хорда җырлау номинацияләрендә чыгыш ясады. Номерлар номинациягә, жанрга бәйле рәвештә яшь категорияләрен исәпкә алып, аерым бәяләнде. Барлыгы 127 гариза килде, ә бу 73 музыкаль номер.
Коллективларның һәм солистларның чыгышын «Казан дәүләт мәдәният институты» укытучыларының профессиональ жюрисы бәяләде.
Чара җылы дуслык шартларында узды, чөнки музыка талантларны һәм йөрәкләрне берләштерә.