Шимбә көнне Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы чираттагы республика зона медицина хезмәткәрләре спартакиадасында катнашты.
Спорт чарасы Мөслим районында узды. Безнең спортчылар республиканың биш командасы белән бергә швед эстафетасында, волейболда, бадминтонда, аркан тартуда, шахматта, йөзүдә көч сынаштылар.
Җиңел атлетикада Урыссу үзәк район хастаханәсе йөгерешчеләре ышанычлы җиңү яулады. Волейбол ярышларында безнең вәкилләргә тиңнәр булмады. Ир-егетләр икенче булдылар. Бадминтонда безнең уенчылар өченче урынны алды.