Чынлыкта, Петр Ильич Чайковский музыкасына «Аккош күле» («Лебединое озеро») балеты дөньяда иң танылган театр куелышы. Хореография шедевры 130 ел элек барлыкка килгән һәм хәзер дә дөнья мәдәнияте таҗында иң зур энҗеләрнең берсе булып тора.
Яшь принц Зигфрид һәм чибәр кыз-аккош Одеттаның, мәкерле сихерче Ротбарт һәм аның кызы Одилия тарафыннан күләгә төшерелгән мәхәббәте тарихы, 19 гасырдан алып безнең көннәргә кадәр тамашачыларның йөрәкләрен дулкынландыра. Петр Ильич искиткеч әсәр иҗат итә - балет һәм музыка бербөтен булган балет тудыра, бу җәһәттән кешеләрне мәңге борчыган мәхәббәт һәм хыянәт темасын сайлый.