Кадерле ютазылылар! Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән чын күңелдән котлыйм!

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Балаларны яклау көне — бу искиткеч бәйрәм, ул гаиләдәге иң кыйммәтле нәрсәне - безнең балаларны якларга чакыра.

Балалар - безнең киләчәгебез. Алар ярдәмендә тормыш мәгънә, мәхәббәт һәм бәхет белән тула. Шуңа күрә һәр бала турында кайгырту, аның хокукларын, тормышын һәм сәламәтлеген яклау – һәр ил өчен төп өстенлекләрнең берседер.

Хөрмәтле ата - аналар, безнең иңнәрдә мөһим миссия - балаларны намуслы, белемле һәм җаваплы итеп тәрбияләү бурычы ята. Яшь ютазылылар үзләрен ышанычлы яклау астында хис итсен һәм тормышка ышанычлы старт алсын өчен без барысын да эшләргә тиеш.

Шуңа күрә мин ата-аналарга, укытучыларга һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә үз көчләрен куйган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

 

Гаиләгә тәрбиягә бала алучылар һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итүчеләр аерым рәхмәт сүзләренә лаек.

Кечкенә ютазылыларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга бәхетле һәм шатлыклы көннәр, нык сәламәтлек, иң мөкатдәс хыялларының тормышка ашуын, имин тормыш, үзара аңлашу һәм, әлбәттә, матур җәйге ял телим!

Һәр йортта балалар көлүләре һәм елмаюлары яңгырасын!

 

Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International