25 майда Урыссу башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары район архивы белән таныштылар.
Балалар бик күп кызыклы нәрсәләр күрделәр, бигрәк тә балаларны хәбәрсез югалган Бөек Ватан сугышы солдатының әнисенә язган хатлары һәм аның югалуы турында белешмә таң калдырды. Балалар поселокның танылган кешеләренең әйберләре, фотолары һәм грамоталары җыелган витриналарга зур кызыксыну белән карадылар, бик күп документлар урнаштырылган архив киштәләрен күчерү аеруча ошады. Архив хезмәткәрләренә шундый авыр , ләкин бик җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт.