Ютазы районы мәктәпләре арасында иң яхшы видеоролик конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 2 июне, җомга

Ел саен 24 майда Славян язуы һәм мәдәнияте көне дәүләт бәйрәме билгеләп үтелә.

Ул изге апостоллар славян мәгърифәтчеләре, славян язуын уйлап табучы Кирилл һәм Мефодий, исемнәре белән бәйле. Бу ел юбилей елы: славян әлифбасы 863 елда барлыкка килгән, 2023 елда аңа 1060 ел тула. БДБда 2023 ел - Милләтара аралашу теле буларак рус теле елы дип игълан ителүе очраклы түгел.

Безнең районда мәгариф учреждениеләре арасында иң яхшы видеороликка муниципаль конкурс игълан ителде.

Аның оештыручылары - мәгариф бүлеге һәм «Ютазы таңы» район газетасы редакциясе. Конкурста районның 11 мәктәбе катнашты. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урынны Бәйрәкә мәктәбе алды;

2 урында - Урыссу гимназиясе;

3 урынга Ютазы мәктәбе лаек булды.

Иҗади якын килүләре өчен Иске Урыссу һәм Каразерик авыл мәктәпләре бүләкләнде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International