Җәйнең беренче көнендә Халыкара бәйрәм — Балаларны яклау көне билгеләп үтелә.
Бу балалар өчен күңелле һәм шатлыклы бәйрәм генә түгел, ә ата-аналарга безнең балаларыбызның яратуга, даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуларын искә төшерү дә. Бу искиткеч балалар бәйрәмендә үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре "Сәлам, кояшлы җәй!» уен программасы уздырды. Балалар күңелле уеннарда, конкурсларда, интеллектуаль викториналарда катнаштылар: «Әкият лотосы», «Әкият музыкасы», «Табышлар бюросы», «Кем биегрәк», «Уйлап тап», «Яраткан китап».
Чара барышында балаларга «Китапстан» республика проектын эшләтеп җибәрү турында сөйләделәр, проектның максаты нәрсәдә һәм анда ничек катнашырга мөмкинлеген аңлаттылар. Проектта катнашу өчен юл күрсәтүче карталар таратыла. Марафонда катнашырга теләүчеләр үзәк балалар китапханәсенә мөрәҗәгать итә ала.