Алтын, алтын, алтын һәм көмеш! Баулы шәһәрендә узган турнирдан безнең яшь боксчылар нәкъ менә шундый нәтиҗә белән кайтты.
Ярышларны оештыручыларга һәм клубыбызның игелекле дусты Фәрит Сөнгатулла улына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Турнирның яңадан торгызылуына һәм спортчыларыбызның очрашулары өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килүенә бик шатмын. Шулай ук Рифкать Талип улына үз карамагындагыларны шундый яхшы тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерәбез.