Акциянең максаты - 2023 елның 1 июненнән 2023 елның 31 августына кадәр балаларның һәм балалы гаиләләрнең массакүләм ял итү, туплану һәм күңел ачу урыннарында балигъ булмаганнар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру, шулай ук яшүсмерләрне төзелеш объектларына һәм ташландык биналарга керүенә юл куймау, балаларның тәрәзәдән егылып төшүен профилактикалау.
Россия Федерациясе субъектларында 2023 елның 1 октябренә кадәр балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны төзәтү буенча тәкъдимнәр эшләү планлаштырыла.