Димтамак балалар бакчасы нәниләре «Экологик сукмак»ка походка барды

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә Димтамак балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбияче белән бергә «Экологик сукмак»ка походка барды.

Анда балалар урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгытты, гөмбәләр, шифалы үләннәр, бөҗәкләр турында сөйләште, күмәкләшеп "Имән" аппликациясе ясадылар, агачлар кайрысын, агач яфракларын, үләннәрне, чәчәкләрне лупа аша карадылар.

"Сукмак" ахырында Урман иясе белән очраштылар, ул кыргый хайваннар һәм кошлар турында табышмаклар әйтте.

Балалар вакытларын кызыклы үткәрделәр!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International