Семинарның практик өлеше «Уңыш» ҖЧҖнең көзге арыш кырында, теоретик өлеше Димтамак мәдәният йортында узды.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Динар Хәкимов, районның авыл хуҗалыгы коллективлары һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре катнашты. Үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә зур сөйләшү булды, эштәге кимчелекләргә игътибар юнәлтелде, якын киләчәккә бурычлар куелды. Район башлыгы үләннәрне чабу һәм, гомумән, азык әзерләүне тизләтү, шулай ук көзге чәчүне 1 сентябрьгә тәмамлау бурычын куйды.