Безнең районга эш визиты белән Дәүләт Думасы депутаты килде

2023 елның 6 июне, сишәмбе

 

VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров район башлыгы Аяз Шәфигуллин бүлмәсендә бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты һәм кыскача районыбыз үсешенең төп аспектларына тукталды.

Аннары ул район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина белән бергә районның төзелеш объектларында булды. Аерым алганда, депутат «Атлант» ЯЯК бинасында булды, анда ремонт эшләре барышы белән танышты. Биредә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Регина Галләмова кабинетларның урнашуы һәм функциональ әһәмияте белән таныштырды. Шунысын да әйтергә кирәк, объект тапшыруга әзер диярлек. Искәртеп узабыз, элеккеге сәнгать мәктәбе бинасы капиталь ремонтлана, аны ачу тантанасы 1 июльгә планлаштырылган. Янәшәдә башка социаль объект урнашкан, анда да капиталь ремонт дәвам итә. Бу район музее өчен бүлеп бирелгән элеккеге Россия авыл хуҗалыгы банкы бинасы. Азат Ягъфәров Урыссуның 3 нче мәктәбендә төзелә торган спорт залында, шулай ук «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда булды. Асылда, бу, төзелә торган яңа корпуслар һәм территорияне камилләштереп төзекләндерү һәм лагерьны модернизацияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International