Безнең районда эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев булып китте.
Парламентарий район башлыгы Аяз Шәфигуллин белән очрашты, ул кыскача районның ничек яшәве белән таныштырды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты гражданнарны кабул итте. Гаджиевка кабул итүгә районның ике кешесе язылды. Улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән аналарның берсе газ казанын урнаштыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Сорауны депутат ярдәмчесе аны өйрәнү һәм уңай хәл итү өчен контрольгә алды. Өлкән яшьтәге апа, район җитәкчелегенең аңа, мобилизацияләнгән сугышчының әнисе буларак, утын китерүдә ярдәм иткәнлеген билгеләп үтте.
Депутатка кабул итүгә үз бизнесы булган күп балалы ана мөрәҗәгать итте. Аның соравы, үз эшен үстерүне дәвам итү өчен тиешле белем алуда ярдәм итүне үтенүдән гыйбарәт иде. Мәсьәлә шулай ук депутат тарафыннан, аны өйрәнү һәм ярдәм итү вариантларын эзләү өчен, каләмгә алынды.
Ахырда Руслан Гаджиев һәм аның ярдәмчесе район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина озатуында районның берничә төзелеш мәйданчыгында булдылар.