Хөрмәтле район социаль хезмәтләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм!

Социаль хезмәткәрләр көне - бүгенге көндә бик кирәкле, кешеләргә чын күңелдән ярдәмгә килүче, үз энергияләрен, сабырлыкларын һәм рухи көчләрен шәфкатьлелеккә бирүче, җаваплылык хисләре югары булган затларның бәйрәме.

Без сезнең авыр, әмма кирәкле хезмәтегезне, түземлелегезне һәм сабырлыгыгызны югары бәялибез, кешеләргә файдалы булырга омтылуыгыз, яхшылык эшли белүегез өчен тирән рәхмәтлебез.

Ышанам, киләчәктә дә сезнең эшчәнлегегез югары һөнәрманлык, сизгерлек һәм шәфкатьлелек белән аерылып торачак, ә сезнең иңнәргә төшкән зур җаваплылык йөге кешеләрнең үзләренә карата күрсәткән кайгыртулары өчен рәхмәтләре белән һәрвакыт җиңеләйтеләчәк.

Бу бәйрәм көнендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтүче районның барлык социаль хезмәткәрләренә, ярдәмгә мохтаҗ затларның язмышларына карата сизгерлекләре һәм катнашулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә.

Сезгә һәм якыннарыгызга бетмәс-төкәнмәс оптимизм, иртәгәсе көнгә ышаныч, сәламәтлек һәм иминлек телим!

 

Район башлыгы А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International