Районның социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Социаль хезмәткәр көненә багышланган концерт бәйрәм алдыннан район мәдәният йортында узды.

Ютазы районы халыкны социаль яклау бүлегенең купшы киенгән һәм чибәр белгечләре концерттан рухи азык алу өчен тамаша залына җыелдылар. Район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары җыелганнарга искиткеч концерт номерлары бүләк иттеләр.

Имин булмаган гаиләләрнең проблемалары белән даими мәшгуль һәм борчылган социаль яклау белгечләре, гадәти эшләреннән читкә китеп торып, музыка дөньясына чумдылар.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашты. Район башлыгы һәм үз исеменнән ул җыелган белгечләргә изге теләкләрен җиткерде һәм районның социаль яклау бүлегенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасын җитәкләде.

Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова коллегаларын бәйрәм белән чын күңелдән котлады һәм аларга профессиональлекләре, игелекле хезмәтләре, мәрхәмәтле йөрәкләре өчен рәхмәт белдерде.

Социаль яклау өлкәсендә иң мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кешеләр эшли, моның өчен аларга түбәнчелек белән баш иябез. Районыбызның социаль яклау штатында иллегә якын кеше исәпләнә. Аларның эше җиңелләрдән түгел. Алар профессиональ рәвештә, үзләренең ярдәменә һәм социаль яклауга мохтаҗ кешеләргә, зур җаваплылык тоеп, ярдәм итәләр, мохтаҗларның тормыш шартларын яхшыртуда мөмкин булганның барын да эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International