«Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе» Бөтенроссия гамәли семинары узачак

2023 елның 9 июне, җомга

Уку барышында балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә законнарның актуаль үзгәрешләре, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр эшчәнлеген норматив-хокукый җайга салу һәм аларның хокукларын яклау мәсьәләләре каралачак. Экспертлар балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалауның актуаль мәсьәләләренә, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре вәкаләтләренә аерым игътибар бирәчәкләр, балигъ булмаганнарның административ җаваплылыгы турындагы эшләр буенча производство үзенчәлекләрен, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләрен караячаклар. Тыңлаучылар авыр тормыш ситуацияләрендә калган балалар белән иҗтимагый тәрбия эше алып бару буенча практик киңәшләр, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләр белгечләре эшендә килеп туган конфликтлы ситуацияләрне хәл итү буенча киңәшләр алачак.

 

Программа белән /file/jutaza/File/06.06.2023_4373_garifullina I. X. _Sagitova G. R-3-4 сылтамасы буенча танышырга мөмкин.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International