Урыссу үзәк район хастаханәсенә тәҗрибә уртаклашу максатыннан Балтач районы дәвалау-профилактика учреждениесе вәкилләре килде

2023 елның 9 июне, җомга

Балтач район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиевны һәм башка белгечләрне Ютазы районының баш табибы Светлана Шакирова шәхсән каршы алды.

Коллегалар Урыссу үзәк район хастаханәсе эшчәнлеге белән җентекләп таныштылар. Бүген медицина тармагы алдында торган көндәлек бурычлар турында фикер алыштылар, «Сәламәтлек саклау» милли проектының таләпләрен үтәү турында әңгәмә кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International