Кәрәкәшле авыл китапханәсендә "Наркотикларсыз тормыш" республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында яшүсмерләр өчен "Наркомания - упкынга адым!» дип аталган профилактик әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмә «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» китап күргәзмәсе янында узды. Китапханәче балаларга наркотиклар куллану һәм тарату өчен балигъ булмаганнарның юридик һәм шәхси җаваплылыгы турында сөйләде. Яшь буынның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәте турында бәян итте. Наркотиклар куллану яшьләрне ничек үтерүен, сәламәт яшәү рәвешен зарарлы гадәтләргә үзгәртергә карар иткән кешенең гомере никадәр кыскаруын аңлатты.
Әңгәмә ахырында китапханәче барысын да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, иҗат, физкультура белән шөгыльләнергә чакырды. Чөнки нәкъ менә сәламәтлек безгә планнарыбызны тормышка ашырырга, тормышның төп бурычларын уңышлы хәл итәргә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Ахырда «Үзеңне яшәү өчен сакла» һәм «Яшүсмерне ничек күздән ычкындырмаска» дип исемләнгән буклетлар таратты.