Тәрәзәдән егылып төшү - балалар травматизмының һәм үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә. Бу фактлар, шул исәптән, ата-аналарның ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәвен дә күрсәтә, ә бит моның өчен административ җаваплылык каралган.
Моннан тыш, алар артында Россия Федерациясе Җинаять кодексының 125 («Куркыныч хәлдә калдыру»), 156 («Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү») статьяларына эләгүче ата-ананың (башка законлы вәкилнең) яки бала турында кайгыртуга бурычлы кешенең гаепле гамәлләре булырга мөмкин.
Хөрмәтле ата-аналар!
Җәйнең икенче ае җитте, һәм, кызганычка каршы, күп ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен үлемгә китерергә мөмкинлеген оныталар. Тәрәзәдән егылу балалар травматизмының һәм үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора, бигрәк тә шәһәрләрдә. Балалар ачык тәрәзә алдында табигый кызыксынулары аркасында ялгыша. Ел саен биеклектән егылудан бик күп балалар үлә. Уяу булыгыз!
Ата-аналарга киңәшләр: «Баланы тәрәзәдән егылудан ничек сакларга?»
Өйдә бала булса, тәрәзәләрне беркайчан да ачык тотмагыз! Сез үзегезне якын дип саныйсыз, ләкин сез читкә юнәлткән секунд баланың тормышында соңгысы булырга мөмкин!
Бала тәрәзә төбенә менмәсен һәм егылмасын өчен җиһазларны тәрәзә янында куймагыз,.
Балаларга тәрәзә янында урнашкан караватта яки башка җиһазларда сикерергә рөхсәт итмәгез.
Беркайчан да чебен-черкигә каршы челтәргә өметләнмәгез! Алар егылудан саклану өчен түгел! Киресенчә, чебен-черкигә каршы челтәр фаҗигагә сәбәп булып тора, чөнки бала үзен аның артында куркынычсыз хис итә һәм аңа да, тәрәзәгә таянган кебек, таяна. Еш кына балалар бу челтәрләр белән бергә егылып төшә.
Мөмкин булса, тәрәзәләрне астан түгел, өстән ачыгыз.
Бала тәрәзәне мөстәкыйль ача алмасын өчен тәрәзәләргә блокираторлар куегыз.
Тәрәзә рәшәткәләрен куеп сакланыгыз. Рәшәткәләр балаларны ачык тәрәзәләрдән егылудан саклаячак.
Әгәр дә сез балага тәрәзәдән берәр нәрсә күрсәтсәгез - аны һәрвакыт нык тотыгыз, баланың кискен хәрәкәтләренә әзер булыгыз, кулларыгызны коры килеш тотыгыз, баланы киеменнән тотмагыз. Сез тәрәзлзәр монтажлаучы махсус фирмаларга мөрәҗәгать итә аласыз һәм тәрәзә төренә иң туры килгәннәрен сайлый аласыз.
Балаларга куркынычсызлык дәресләре бирегез. Олы балаларны кечеләрне карарга өйрәтегез.
Баланы беркайчан да караучысыз калдырмагыз!