Милли көрәш буенча ярышлар 9 сәгать 30 минутта башланып, кичкә кадәр дәвам итте. Көрәш - Сабан туеның иң мавыктыргыч чарасы.
Ютазы районы Димтамак авылыннан Хәмит Миңнуллин Сабан туе-2023нең абсолют батыры булды.
Хәмит - узган елларның да күп тапкыр батыры булып тора. Ул көрәш осталыгын һәм матур техникасын күрсәтте, бу аңа Сабан туе чемпионы булырга ярдәм итте.