Ел саен 12 июньдә иксез-чиксез зур илебез мөһим дәүләт бәйрәмен - Россия көнен бәйрәм итә

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

12 июньдә "Гаилә" паркында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Салкын һава торышына карамастан, тамашачылар амфитеатр янына җыелды һәм концерт номерларын рәхәтләнеп карады, анда бәйрәм белән котлаулар һәм Россия турында шигырьләр яңгырады. Котлау сүзе белән ЮМР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузанов Сергей Александрович һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары юстиция капитаны Яруллин Рөстәм Мөдәррис улы чыгыш ясадылар. Алар барысына да сәламәтлек,  иминлек, хезмәттә уңышлар һәм район һәм ил файдасына яңа казанышлар теләделәр.

Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗат коллективлары искиткеч программа әзерләгән иде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International