Бәйрәкәнең «Батыр» спорт комплексында Ютазы районы ир-егетләр командалары арасында Россия көненә багышланган волейбол турниры узды.
Ярышларда районның дүрт командасы: Ютазы, Урыссу, Бәйрәкә һәм Урыссудагы 2 санлы мәктәп командалары катнашты. Мавыктыргыч һәм көтелмәгәнчә барган уеннар барышында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын - "Бәйрәкә" командасы
2 урын - "Урыссу" командасы
3 урын – Урыссудагы 2 санлы мәктәп командасы
Турнирдан соң, Ютазы муниципаль районы БФСК ГТО тестлау үзәгенең мобиль мәйданчыгы, хезмәткә чакырылыш яшендәге затларга һәм хезмәткә чакырылучыларга "ГТО - үз мөмкинлекләреңне бел" акциясе оештырды. Яшь кешеләр, булачак Ватаныбызны саклаучылар, ГТО нормативларының көчтә сынауларын җиңел һәм теләп үтәделәр.