Баулыларның универсаль спорт залында Балаларны яклау көненә һәм тренерлар А.Чернов һәм Ф. Хасиатуллин истәлегенә багышланган турнир узды.
Анда Татарстанның һәм Башкортостанның тугыз шәһәреннән 122 спортчы катнашты.
Урыссу поселогының «Атлант» ЯЯК боксчылары лаеклы чыгыш ясады! Тренер Рифкать Мөхәммәтшин тәрбияләнүчеләре өч алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар.
«Алтын» призерлар - Ильяс Фәйзрахманов (58 кг авырлык категориясендә), Арсэн Фаздалов ( 36 кг), Иван Макаров (38 кг), көмеш призер — Руслан Шәмсуллин (38 кг).