Бәйрәкә авылы мәдәният йортында 14 яшькә җиткән район яшүсмерләренә паспортлар тапшыру тантанасы узды

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Тантанага район җитәкчелеге, Россия Эчке эшләр бүлегенең Ютазы районы буенча миграция пункты вәкилләре, район Советы депутаты Сирин Галиев килде. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, тантана сәбәпчеләрен үз тормышларындагы бу мөһим вакыйга белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина белән Россия Федерациясе гражданының төп документын үсмерләргә тапшыру тантанасын җитәкләде.

 

— Хәзер сез илебез гражданнары, - дип билгеләп үтте район башлыгы, кызларга һәм егетләргә мөрәҗәгать итеп. - Димәк, сез кайбер вәкаләтләр кабул итәсез - тавыш бирүдә, сайлау процессында катнаша аласыз. Шул ук вакытта, бу сезгә җәмгыять, ата-аналар алдында билгеле бер җаваплылык йөкли. Безне күп кырлы белемле яшьләр алыштыра дип ышанам. Туган илегезне яратыгыз, үз җирегезне, Ватаныгызны кимсетүче буш сөйләшүләргә беркайчан да кушылмагыз. Һәрвакыт башыгызны югары күтәреп йөрегез, авыр язмышлы, бай тарихлы, киң мөмкинлекләре булган Россия иленнән булуыгыз белән горурланыгыз. Сезне бу шатлыклы көн белән чын күңелдән котлыйм, вакыт җитәр һәм район сезнең йөзегездә грамоталы белгечләр, тырыш хезмәтчәннәр табар дип өметләнәм.

 

 

 

Укуда һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән Россиянең яңа гражданнарын Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Светлана Шарпан котлады. Бүгенге вакыйга истәлегенә ул паспорт тышлыкларын һәм «Движение первых» значокларын тапшырды. Сирин Галиев та балаларга яхшы теләкләр җиткерде, ул балаларга үз җирләрен, авылларын онытмаска һәм үз хезмәтләре белән элекке буыннарның казанышларын арттырырга тырышырга киңәш итте.

Бәйрәм атмосферасын район мәдәният йорты һәм Бәйрәкә авылыннан «Тургай» хореография ансамбле солистларының концерт номерлары арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International