Район башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең туганнары белән очрашты

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Халык белән чираттагы атналык очрашуда район башлыгы Аяз Шәфигуллин мобилизацияләнгән ютазылыларның туганнары һәм якыннары белән әңгәмә корды.

 

Очрашуда шәхси һәм көнкүреш мәсьәләләре каралды. Җыелганнарны иң кызыксындырган сорау - гуманитар йөкне һәм шәхси посылкаларны махсус хәрби операция территориясенә илтү булды. Район башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына транспорт июнь ахырында җибәреләчәк дип вәгъдә итте.

 

Шулай ук гражданнарны кабул итү барышында район башлыгы мобилизацияләнүче Марат Шәрәфетдинов белән очрашты. Сәламәтлеге буенча аңа квалификацияле медицина ярдәме кирәклеге ачыкланды. Бу сорау Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева дәрәҗәсендә оператив хәл ителде. Бүген үк Марат Казан шәһәренең хәрби госпиталенә озатылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, госпитальгә бару өчен транспорт район җитәкчелеге тарафыннан бирелгән.

Очрашу нәтиҗәләре буенча җаваплы башкаручыларга тиешле йөкләмәләр бирелде һәм үтәү сроклары билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International