Район башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова ишегалды лагерьларының ничек эшләвен үз күзләре белән күрделәр

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

- Иң беренче чиратта куркынычсызлык, - дип билгеләп үтте Аяз Әдипович әйдәманнар белән әңгәмәдә, аларга юлларны аркылы чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә киңәш итеп.

Ишегалды мәйданчыкларында төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар җыела, уртача 10-15 кеше. Әйдәман җитәкчелегендә балалар иртәнге тугыздан көндезге сәгать бергә кадәр вакытны күңелле үткәрәләр: хәрәкәтчән уеннар уйныйлар, флеш-моблар бииләр, җырлыйлар, рәсем ясыйлар һәм кулланма сәнгать белән шөгыльләнәләр. Биредә әйдәманнар актив һәм энергияле яшүсмерләр, алар җәйге каникуллар вакытында үз теләкләре белән мәшгульлек үзәге аша бирегә эшкә урнашканнар.

Район башлыгы вожатыйлардан тормыш һәм һөнәр сайлау буенча киләчәк планнары турында сорашты, лагерьда тәрбияләнүчеләрдән каникулларның ничек узуы турында һәм мәйданчыкларга йөрү ошыймы, дип сорады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International