«ЭкоЯз – 2023” республика конкурсында "Иң яхшы ишегалды" номинациясендә җиңгән өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Дипломы һәм велосипед парковкасына сертификат белән «Идарәче компания» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Гөлфия Абдуллина бүләкләнде.
«Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлегендә актив катнашкан өчен «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең «Юнармейская доблесть III cтепени» күкрәк билгесе «Юнармия» отряды әгъзасы, Урыссуның 3 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Данилова Радага тапшырылды.
Шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән «Олимп» спорт мәктәбенең шәфкать туташы Альбина Мифтахованы бүләкләнде.
Соңыннан район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш һәм вәзгыять турында хәбәр иттеләр.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент буенча бурычларны түләү, районда эчке эшләр министрлыгы бүлеге буенча оператив хәл турында сораулар каралды, шулай ук бүгенге көндә актуаль булган башка мәсьәләләр тикшерелде.