Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
2023 елның 18 июненә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2023 елның 18 июнендә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.