Хөрмәтле Ютазы районының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре!

2023 елның 18 июне, якшәмбе

Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Табиб һөнәре тулысынча кешеләргә хезмәт итүгә багышланган. Ул сездән Гиппократ антына тугрылык һәм яхшы белем генә түгел, ә чиксез сабырлык, ныклык, сизгерлек һәм җан юмартлыгы таләп итә. Көндәлек авыр хезмәт белән сез безгә бирелгән иң зур кыйммәтләрне - тормыш һәм сәламәтлекне саклыйсыз.

Сез безнең район халкына сәламәтлекләрен сакларга һәм гомерләрен озайтырга ярдәм итәсез. Иң авыр минутларда сез иң югары һөнәрманлык һәм җаваплылык, шәфкатьлелек һәм игелек күрсәтеп ярдәмгә киләсез.

Көндәлек тырыш хезмәтегез һәм сайланган һөнәрегезне яратуыгыз өчен зур рәхмәт.

Сезгә нык сәламәтлек, район халкының тормышын саклап калу һәм халыкка сәламәтлек кайтару буенча игелекле эштә уңышлар, гаиләдә бәхет һәм күңел җылысы, уңайлы хезмәт шартлары, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!

 

Район башлыгы А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International