Ишегалды лагерьлары тәрбияләнүчеләре «ГТО белән җәй” акциясендә катнаштылар

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Җәйге каникулларны балалар төрлечә үткәрә.

Кемдер авылда әбисе янында, кемдер өйдә ял итә, кемдер диңгездә. Ә иң актив һәм күңелле балалар ишегалды лагерьларына йөриләр.

Алар безнең районда дүртәү - берсе Ютазыда, өчесе Урыссуда. Бу лагерьлардагы әйдәманнар - тәҗрибәле педагогларда махсус әзерлек үткән югары сыйныф укучылары. Балалар Урыссу урамы, 17, Куйбышев урамы, 7, Горький урамы, 1 нче йортлар каршындагы беркетелгән мәйданчыкларга рәхәтләнеп киләләр. Алар вожатыйлар белән төрле уеннар уйныйлар, экскурсияләргә йөриләр һәм тематик чараларда катнашалар.

 

Бүген, мәсәлән, Урыссу ишегалды лагерьларына йөрүче барлык балалар "Энергия” стадионында узган «ГТО белән җәй» акциясендә катнаштылар.

Балалар бик теләп мондый дисциплиналар буенча сынаулар үттеләр: җирдән кулларда күтәрелү, ике аягы белән бер урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә алга авышу һәм аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү. Күнегүләрне башкаруда иң яхшылары грамоталар белән бүләкләнде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшь вожатыйлар үз тәрбияләнүчеләре белән бик тырышып эшлиләр, балалар күнегүләр ясаганда дисциплина һәм төгәллек сакланды.

Моннан тыш, спорт чарасында быелның кварталында барлык сынауларны үтәүчеләргә билгеләр һәм таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International