"Олимп" спорт мәктәбе хезмәткәрләре тырышлык куеп эшли.
«Олимпчылар» атнасы бик бай булды. Җәйге сезонда бассейн да эшләми һәм шөгыльләнүләр дә туктатыла. Бер сүз белән әйткәндә, каникуллар. Ләкин «Олимп»та барыбер эш кайный. Профилактик эш. ТР ЮМРның "Олимп" спорт мәктәбе" МБУның тату коллективы спорт комплексын яңа спорт сезонына әзерли.
Мондый күңелле һәм тырыш коллектив белән теләсә нинди бурычларны үтәп була, — дип билгеләп үтте спорт эше буенча директор урынбасары һәм йөзү буенча тренер Зарина Мифтахова.
Шушы көннәрдә коллектив бассейнны юды, спортчылар да ярдәм итте. Кичә «Энергия» стадионында йөгерү юлындагы сызыкларны яңарттылар. Тарихи мизгел дип әйтергә була, чөнки бу берничә елга бер тапкыр эшләнә. Эшнең күп өлеше эшләнгән, ләкин алдагы мәшәкатьләр дә шактый әле... Бу җәйдә спорт залларында косметик ремонт үткәрү планлаштырыла.