Ютазы укучылары һәм педагоглары өчен уку елы уңышлы тәмамланды.
Бәйрәкә мәктәбе укучысы Әлфинә Ямаеваны (остазы Хәмидуллин Г.Ф.), Урыссу гимназиясе укучысы Нияз Яхинны (остазы Зиннәтуллин Р.Х.) туган телдә/рус теле булмаган/телдә белем бирелгән мәктәпләр өчен рус теле буенча Халыкара олимпиадада призлы урын белән чын күңелдән котлыйбыз.
Шулай ук Олимпиадада катнашучы дипломы белән Бәйрәкә мәктәбе укучысы Язилә Касыймова бүләкләнде, остазы Г. Ф. Хәмидуллина.
Балаларны һәм аларның остазларын котлыйбыз! Барысына да афәрин.