Кәрәкәшле музее директоры КДЭУның электр энергетикасы музеенда булды

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

«С.Ш. Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музее» МБУ директоры Гөлнара Шәмсуллина, Казан дәүләт энергетика университетында эшләрнең торышы, барышы һәм танышу максатыннан, шулай ук хезмәттәшлеккә ышаныч баглап, булып кайтты.

16 июньдә КДЭУда Гөлнара Шатовнаны, музей мөдире «Мин горурланам» патриотик хәрәкәте җитәкчесе Рафил Заһертдинов һәм тәрбия эше буенча проректор Ирина Жукова каршы алдылар. Кунакка музей буйлап экскурсия үткәрелде, Рафил Заһертдинов Татарстанда электр энергетикасы ничек үсә башлавы турында сөйләде.

Ирина Викторовна университетның ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Китапханә, актлар залын күрсәтте һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында университет кампусы ишегалдында «Энергетикларга багышлана» панорамасы барлыкка килүе турында бәян итте.

Моннан тыш, Гөлнара Шатовна якташы Татьяна Викторовна Лопухова (Шибанова) белән очрашты. Татьяна Лопухова КДЭУда эшләгән, кафедра аның әтисе Виктор Шибанов исемен йөртә.

- Әти һөнәре турында күп сөйли иде. Без Урыссу поселогында яшәгәндә, ул эшен электр станциясендә цех начальнигы булып башлады, аннары баш инженер, соңыннан директор булды, — дип сөйләде Татьяна Викторовна.

 

Виктор Константинович Шибанов 60-70 елларда Татарстанның энергетика системасы белән җитәкчелек итә, ул вакытта илнең энергетикасы кискен үсеш ала. 1941 елда Ленинград индустриаль институтының «Югары көчәнешләр техникасы» кафедрасын тәмамлаган Виктор Шибанов ул вакыттагы Свердловскта (хәзерге Екатеринбург) алдынгы энергия машиналары төзү предприятиеләренең берсенә җибәрелә, ә аннары югары уку йортының аспирантурасына кайтырга планлаштыра. Ләкин сугыш комачаулый. Виктор Шибанов башта Ленинград ополчениесендә була, аннары авиациядә техник-лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Белорус партизаннарына дошман тылына күп кенә очышлар ясый. Сугыштан соң ул Татарстанда төзелә торган Урыссу электр станциясенә җибәрелә. 1962 елның августында Казан ТЭЦ-2 директоры була, ә 1968 елда «Татэнерго»ны җитәкли. Югары уку йорты коллективы, Шибанов 1982 елда вафат булганнан соң да күренекле галим һәм энергетикны хөрмәтли. «Электр станцияләре» кафедрасында Виктор Шибановка багышланган стенд, ә корпусларның берсенең вестибюлендә мемориаль такта урнаштырылган.

“Бу кеше республика һәм безнең университет энергетикасын үстерү өчен күп нәрсә эшләде", — дип ассызыклады Ирина Викторовна.

Ректор Эдвард Абдуллаҗанов  белән очрашу барышында экспозицияләрне булдыруда һәм аларның эшләвендә хезмәттәшлекне үстерү максатка ярашлы дип танылды, бу интерактив технологияләрне куллану шартларында музей экспозициясенең Ютазы районы энергетикасына багышланган бүлекләрен һәм Татарстан энергетикасы үсеше тарихын саклау үзәге экспозициясенең тиешле бүлекләрен баетырга, үзара мәгълүмат алмашуны оештырырга мөмкинлек бирә.

 

 

- Миңа экскурсия бик ошады, төбәкнең энергетика үсеше тарихы һәм югары уку йорты тормышы турында белдем һәм КДЭУның искиткеч кешеләре белән таныштым, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлнара Шәмсуллина.

Сәяхәт бай, уңышлы һәм бик кызыклы килеп чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International