Лениногорскида узган 2023 II лига футбол буенча ТР беренчелегенең бишенче туры безнең футболчылар файдасына 1:4 исәбе белән тәмамланды.
Футбол буенча 2023 елгы Татарстан Республикасы беренчелегендә II лига өлкәннәр командалары арасында, бишенче турда безнең Урыссу "Апсалямово" командасы Лениногорск командасын 4:1 исәбе белән җиңде.
— «Апсалямово» ФК командасы капитаны Илдан Галиев көндәш капкасына дүрт гол кертеп, командага җиңү китерде, - дип мәгълүмат белән уртаклашты «Апсалямово» ФК командасы тренеры Айрат Галимов.
Шимбә көнне, 24 июньдә, футбол буенча ТР беренчелегенең алтынчы туры узачак, анда «Апсалямово» футбол клубының җирле командасы үз футбол кырында, «Энергия» стадионында, Зәй командасы белән очрашачак. Ике турда гына уйныйсы кала, аннан соң барлык командалар өчен бер ай ял булачак. Ә бер айлык тәнәфестән соң командалар яңа көчләр белән кабат очрашачак. Беренчелек тәмамланганчы һәм җиңүчеләрне ачыклаганчы, аларга тагын җиде тур уйнарга туры киләчәк.