Утырыш Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина рәислегендә узды.
Каралган сораулар арасында төп басым юлларда балалар травматизмын профилактикалауга һәм куркынычсызлыкка ясалды. Светлана Петровна билгеләп үткәнчә, каникуллар вакытында аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки җәй көне юлларда хәрәкәт аеруча җанлы. Яхшы һава торышы булганда, Ютазы районының күп кенә кешеләре табигатькә, сулыкларга ашыга, мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада үткәрергә тырыша. Уен яратучы балаларны елның хәзерге вакытында урамнан өйгә чакырып кайтару җиңел түгел. Автомобильчеләрдән тыш, елның җылы вакытында юл хәрәкәтендә велосипедчылар, мотоциклчылар һәм скутерчылар катнаша.
-2023 елның биш аенда Ютазы районында зыян күрүчеләр белән 5 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда бер кеше һәлак булды, 6 кеше җәрәхәт алды. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләр саны арткан. Юл-транспорт һәлакәтендә яраланучылар саны 50 процентка, ә һәлак булучылар саны 100 процентка артты, дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы полиция майоры Айваз Зыяров.
«УПБиО» МУП директоры урынбасары Зөфәр Гыйниятов юлларны ремонтлау, юл билгеләре, шул исәптән җәяүлеләр аркылы чыгу урыннары ясау буенча эшләр барышы турында җентекләп сөйләде. Аерым алганда, ул саннар теле белән ремонт эшләре турында хәбәр итте, бу шулай ук хәрәкәт иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый.
Утырышта әйтелгәнчә, еш кына юл хәрәкәтендә катнашучылар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә аварияләрдә гаепле булалар. Мәсәлән, 23 апрельдә Урыссу поселогы урамындагы юл чатында «Лада Калина» автомобилен йөртүче 15 яшьлек укучы идарә иткән «Ямаха» скутерын алга җибәрми. Нәтиҗәдә бәрелеш була. Урыссу гимназиясенең 8 сыйныф укучысы, скутер пассажиры хастаханәгә эләгә. Кыз мотошлемсыз булган. Скутерны бәрдергән «Лада Калина» шоферына карата ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ протокол төзелә. Укучының әти-әнисенә карата да административ протокол төзелә. Алар улларының машина йөртү таныклыгы булмавын белә торып, аңа скутер руле артына утырырга рөхсәт иткән.
Баулы һәм Ютазы районнарындагы «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кию темасына тукталды, алар җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында ярдәм итә. Урыссу гимназиясендә Яшь юл хәрәкәте инспекторы профильле сменасы үтте, анда 25 кеше катнашты. Якын арада ЯИХнең шундый ук сменасы Урыссуның 1 нче башлангыч мәктәбе базасында узачак.
Барлык чыгышларның төп фикере, ә докладчылар 10 кеше иде, җәйге каникуллар вакытында юлларда балаларның травматизмына юл куймау булды.