«Олимп» ССК директоры Александр Карпеев ат спортының “Атларда көрәш” милли төре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасына керде

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Узган шимбәдә Әлмәттә “Атларда көрәш” ат спортының милли төре буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

 

Беренче тапкыр әлеге ярышларда тренер һәм “Олипм” спорт мәктәбенең гамәлдәге спортчылары катнашты. Районны Александр Карпеев, Айдар Харисов һәм Алинур Хәмитов лаеклы тәкъдим итте. Александр ике ставкада җиңүгә иреште, тагын ике ютазылы бер әйләнеш үтте.

 

Чемпионат нәтиҗәләре буенча Александр Карпеев икенче урынны яулады һәм Татарстан җыелма командасына сайлап алынды.

 

Хәзер җыелма команда составында ул 24 июньдә Байлар Сабасында узачак ат спортының милли төре буенча «Атларда көрәш» дөнья чемпионатында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International