Бүген «Олимп» спорт мәктәбендә ишегалды лагерьлары командалары арасында пионербол буенча турнир узды.
Турнирны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештыра, баш судья булып волейбол буенча тренер Газинур Гәрәев тора. Ярышларда өч команда катнашты: “Спартак” (әйдәман Арина Шәрәфиева), “Мушкетерлар” (әйдәман Нонна Полтева ) һәм “Легион” (әйдәман Кира Бурыкина).
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урында – “Мушкетерлар» командасы,
2 урында - «Спартак» командасы,
3 урында - «Легион» командасы
Спорт чарасы ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алды.
Командаларны бүләкләгәннән соң, әйдәманнар ике командага: Всезнайки һәм Незнайки командаларына бүленеп, волейбол уйнадылар. Бик көчле хуплау тавышлары астында алар тигез исәпкә уйнаганнар иде, барысы да өченче партиядә хәл ителде, анда «Незнайки» командасы «Всезнайки»дан җиңүне “тартып алды”. Уен бик киеренке, комарлы һәм кызыклы килеп чыкты.
Турнирдан соң Ютазы муниципаль районы «ГТО» БФСК тестлау үзәге белгече Г. Г. Гариев тарафыннан «ГТО хәрәкәтенә тартыл» дигән мастер - класс һәм акция үткәрелде