Ютазы районында медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Бүген «Ак чәчәкләр» аллеясында район медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хөрмәтләделәр.

Берничә дистә Гиппократ антына тугры зат үз адресына җылылык һәм эчкерсезлек белән тулы игелекле сүзләр ишетте. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина медикларны котларга һәм фидакарь, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт  сүзләрен җиткерергә килгәннәр иде.

Ютазы районының иң яхшы медицина хезмәткәрләренә район башлыгы һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы исеменнән грамоталар, рәхмәт хатлары, рәхмәтләр тапшырылды.

Тантана район мәдәният йортының иң яхшы артистлары әзерләгән бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International