Практикумга башка районнардан - Апас, Биектау, Питрәч районнарыннан умартачылык эше осталары килгән иде.
Табигать кочагында умартачылар арасында зур сөйләшү булды, анда шәхси ярдәмче хуҗалык иясе Гөлчәчәк Мостафинаның бал кортлары кассеталары белән павильон куелган иде. Бу исем күпләргә таныш дип уйлыйм. Әйе, алар Көряш-Бүләк авылындагы ниндидер хатын-кызның умартачылык белән шөгыльләнүен ишеткәннәр. Гөлчәчәк умартачылыкны алып баруның «бабайлар» ысулында гына тукталып калмаган. Ул заман үзе тәкъдим иткән заманча җитештерү технологияләрен үзләштерә. Узган ел, мәсәлән, ул 48 умарта гаиләсен сыйдыра торган кассета павильоны сатып алган. Аның йорт яны территориясендә 30лап стационар умарта бар. Семинарга килгән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Казандагы Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ТИПКА) профессоры Валентин Шилов әлеге ысулның уникальлеген ассызыклады.
- Умартачылык тармагы соңгы вакытта бик күп үзгәрешләр кичерде, - дип билгеләп үтте ул. - Яңалыкларны өйрәнмәү - алга таба карамау дигән сүз. Безнең институтта квалификация күтәрү курслары февраль аенда уза һәм алар әкренләп яңадан әзерләнүгә күчә. Уку бушлай. Умарта гаиләсенең биологиясе, умартачылык технологиясе, умарта корты авыруларына каршы көрәш – боларның барысын да сез безнең курсларда белә аласыз. Бүгенге практик семинар, һичшиксез, күп кенә умартачыларны умартачылыкка карашларын яңадан карауга этәрәчәк. Күргәнегезчә, павильон кассеталы умартачылык стационар умартачылыктан күп тапкыр өстенрәк. Мондый кечкенә мәйданда күп санлы умарта гаиләләре була. Бал күп җыела торган җирләргә чыгару җиңелрәк. Ютазы районы вәкиле Гөлчәчәк әлеге тармакның уникаль технологиясен үзләштерде. Мондый “корабта” бал кортлары гаиләләрен теләсә нинди һава торышы вакытында карарга мөмкин. Визуаль яктан барысын да пыяла аша карарга мөмкин. Бу инновацион производство. Әйе, башта акча сарыф итәргә кирәк. Ләкин, күргәнебезчә, бу үзен аклый.
Гөлчәчәк Мостафина эшче бал кортларының эшен күрсәтте. Бал кортлары авыр эшләрен дәвам итте. Хәтта ана кортны да күрергә мөмкин булды. Бал кортлары аны шунда ук яшерә башлады. Умарта күче тыныч тоелды - кешеләргә һөҗүм итмәде. Бу урта рус бал кортларының бер төре, дип ассызыкланды семинар барышында. Бу токым чыдамлыгы һәм продуктивлыгы белән аерылып тора. Бер сезон эчендә эш бал кортлары 5070 кг бал җитештерә. Мостафина район җитәкчелегенә һәм Бәйрәкәдә эшләп килүче авыл хуҗалыгы коллективы җитәкчесе Сирин Галиевка әлеге балга бай калкулыкта бал кортлары павильонын урнаштыру мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәт белдерде.
Семинарга шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Динар Хәкимов һәм авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин килгән иде. Чарада катнашучыларга Гөлчәчәк Мостафина умарталыгыннан май ае балыннан авыз итәргә, хуш исле чәй эчәргә һәм башка кулинария сыйларын татырга мөмкинлек бирелде.