Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия (алга таба – Комиссия) инициативасы белән үткәрелә, ул Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» 20.05.2022 ел, № ПУ-356 Указы нигезендә төзелгән.
Әлеге Нигезләмә республика халкын исемнәрдәге һәм язмалардагы, мәгълүмати табличкалардагы, топографик билгеләрдәге, юл күрсәткечләрендәге һәм татар телендә торак йортлар аншлакларындагы хаталарны ачыклауга, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияте элементларын республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны) рәсмиләштергәндә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы учреждениеләр биналарын рәсмиләштергәндә куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән конкурсны оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели (алга таба – Конкурс).
Нигезләмә белән /file/jutaza/File/19.06.2023_4685_Saburskaya S.X._Gafarov Sh.X-4-12.pdf сылтамасы буенча таныша аласыз.