Митингта район җитәкчелеге, ветераннар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, чик сакчылары, мәктәп укучылары һәм поселок халкы катнашты.
- Хөрмәтле Ютазы районы халкы һәм кунаклары, бүген без тарихыбызның иң кайгылы һәм фаҗигале даталарының берсен - Бөек Ватан сугышы башлану көнен хәтергә төшерәбез. Дистә еллар узганнан соң да, без һәлак булган геройларга хөрмәт күрсәтәбез һәм ветераннарга түбәнчелек белән баш иябез. Бу турыда хатирә безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Районда яшәүчеләргә һәм барлык ветераннарга чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм игелек телим, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Аяз Шәфигуллин
Җыелганнар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл-мемориалга чәчәкләр салдылар.