Ютазы районыннан Тәүсия Миргазиян кызы һәм Наил Кави улы Фәттаховлар бергә яшәүләренең алтын юбилеен билгеләп үттеләр

2023 елның 23 июне, җомга

«Класста ул иң матуры иде», - Акъюл авылыннан үзе белән 50 ел буе иңгә-иң куеп яшәгән ире Наил Кави улы турында Тәүсия Миргазиян кызы  әнә шулай ди .

Нәкъ менә шушы истәлекле көнне, илле ел элек, 22 июньдә, алар гаилә кора. Аларның союзы чын мәгънәсендә нык булып чыга. Фәттаховлар һаман да бер-берсен чиксез яраталар. Аларның өч баласы, җиде оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Шундый зур датага карамастан, ир белән хатынның, кичә генә танышкан кебек, йөзләреннән шатлык һәм бәхет бөркелә.

 

- Илле ел гаилә тормышы бер көн кебек үтеп китте. Бу елларны без кулга-кул тотынышып уздык. Бер-беребезне 1 нче сыйныфтан ук беләбез. Бергә Ютазы мәктәбендә укыдык. Иң мөһиме, хәзер дә тормышка кызыксынуны югалтмаска, шулай ук бер-береңне яратырга, кадерләргә, - ди Наил Кави улы.

Юбилярлар беренче очрашуларын, мәктәп елларын, бер-берсенә мәхәббәт хатларын шатланып искә алдылар...

Илле ел - озын гомер һәм тиз үтеп киткән. Ләкин хәтер тормышның бәхетле, якты мизгелләрен генә саклый, аларны Наил Кави улы һәм Тәүсия Миргазиян кызы лаеклы уздыра белгән авыр чорны искә алып тормый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International