«Энергия» стадионында «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы, «Форпост« үзәге һәм яшьләр эшләре бүлеге белгечләре Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Баулы районындагы «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Игнатьева Резидә Илсуровна белән берлектә «Приоритетлар урнаштырыгыз!» интеллектуаль-уены узды.
Уенда районның яшүсмерләре һәм эшче яшьләре катнашты.
Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча спорт һәм интеллектуаль конкурсларда көч сынаштылар!
Уен нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле призлар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Катнашулары өчен барыбызга да рәхмәт!