Павел Горбунов истәлегенә багышланган баскетбол турниры “Олимп»та узды

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Олимпта Павел Горбунов истәлегенә багышланган баскетбол буенча ачык турнир узды.

Турнир аның дуслары инициативасы белән оештырыла. Ярышларда ике яшь төркемендә алты команда катнашты: Урыссуның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Урыссуның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 4 нче спорт мәктәбе (Октябрьский РБ шәһәре) , Баулының 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Баулы шәһәре). Ярышларның баш судьясы булып 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Владимир Владимиров чыгыш ясады.

Ярыш ачылышында павел Горбуновның сеңлесе Олеся Сучкова рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган елларга карамастан, дуслары Павелны хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр, бу кыйммәтле һәм мөһим. Шуннан соң бер минут тынлык игълан ителде.

Исегезгә төшерәбез, Павел Горбунов бик игелекле, ярдәмчел һәм күңелле егет булган. Баскетбол белән шөгыльләнгән. Аның тормышы 16 ел элек булган коточкыч автомобиль һәлакәтендә өзелгән.

Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Уен бер сулышта узды, алты сәгать дәвам итсә дә.

Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Кече төркемнәр арасында:

1 урын — Урыссуның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

2 урын — Урыссуның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

3 урын-Октябрьский шәһәренең 4 нче спорт мәктәбе

 

Өлкән төркемнәр арасында:

1 урын-ТР Баулы шәһәренең 7нче Баулы урта гомуми белем бирү мәктәбе

2 урын — Урыссуның 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

3 урын мәктәпне тәмамлаучылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International