Район башлыгы махсус хәрби операөиядә катнашучылар белән очрашты

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Үз кабинетында район башлыгы Аяз Шәфигуллин махсус хәрби операция (СВО) территориясендә хезмәт итүче егетләр белән чираттагы тапкыр очрашты.

 

Контракт буенча хезмәт итүче егетләрнең берсе, контракт озайтылганнан соң, шушы көннәрдә яңадан частька кайтырга тиеш. Район башлыгы аңа һәм аның иптәшләренә хезмәт итүне җиңеләйтер өчен пилотсыз очу аппараты тапшырды. Ә безнең үз теләге белән хезмәткә киткән икенче якташыбыз, хәзерге вакытта сәламәтлеген ныгыта. Очрашу барышында район җитәкчелеге тарафыннан бу мәсьәләдә ярдәм итү вариантлары тикшерелде.

 

Район башлыгыннан тыш, чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм район Советы Аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова катнашты. Очрашу барышында тулаем хезмәтнең ничек үтүе, хезмәт итүчеләрнең кәефе, азык-төлек белән тәэмин итү һәм башкалар турында фикер алыштылар...

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International